Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кече Шилнә мәктәбенең яңа корпусы әзер диярлек!

Яңа корпус 95% ка әзер.

Укытучыларның төп составы инде җыелган. Уку йортын рәсми рәвештә 1 сентябрьдә ачачаклар.

Корпус гамәлдәге мәктәпнең дәвамы булачак. Ике объект та 938 балага исәпләнгән. Укучыларны кабул итү дәвам итә.

Биредә Кече һәм Олы Шилнәдә, Белоуста, Ильбухтинада, Ильичевский һәм Әҗмәкәй авыл җирлегенең Рябинка, Подсолнухи микрорайоннарында яшәүче балалар укыячак. Уку процессы бер сменада барачак.

Яңа корпуста күпфункцияле зал, зур ашханә һәм 30га якын кабинет урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев