Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда узган Нәүрүз бәйрәме төрле милләттән булган меңнән артык кешене бергә җыйды

Нәүрүздә катнашучы халыклар үз мәдәниятләре белән бергә аш-суларын да тәкъдим итте. Бүген, 24 март көнне, Казанда узган Нәүрүз бәйрәмендә төрки халыклар үз мәдәниятләре белән таныштырды. Казан ипподромына Нәүрүз бәйрәменә меңнән артык кеше килде. Килгән кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе сәнгатькәрләре һәм эстрада җырчылары башкаруында концерт карый алды. Бәйрәм башланыр алдыннан катнашучылар,...

Нәүрүздә катнашучы халыклар үз мәдәниятләре белән бергә аш-суларын да тәкъдим итте.

Бүген, 24 март көнне, Казанда узган Нәүрүз бәйрәмендә төрки халыклар үз мәдәниятләре белән таныштырды. Казан ипподромына Нәүрүз бәйрәменә меңнән артык кеше килде. Килгән кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе сәнгатькәрләре һәм эстрада җырчылары башкаруында концерт карый алды.

Бәйрәм башланыр алдыннан катнашучылар, дуслык билгесе буларак, күккә шарлар очырды.

Нәүрүздә катнашучы халыклар үз мәдәниятләре белән бергә аш-суларын да тәкъдим итте. Бәйрәм кунаклары казанда пешкән пылаудан, шашлыктан һәм башка тәм-томнардан авыз итә алды.

Нәүрүзне үз иткән татар, башкорт, азербайҗан, афган, казах, кыргыз, үзбәк һәм башка халыклар үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган йорт әзерләгәннәр. Һәр халык вәкиле йорт янына килгән кунакларны үз халкының тарихы, мәдәнияте белән таныштырды, кунак итте.

"Нәүрүз"гә күп кенә мәртәбәле кунаклар чакырулы иде. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Нәүрүз"не Дуслык бәйрәме буларак билгеләде.

"Һәр халыкның ашлары, киемнәре, традицияләре, гореф-гадәтләре - һәммәсе дә иң яхшылардан. Һәм бүген без моны күрә алабыз. Нәүрүз - күпмилләтле республикабызның мәдәни муенсасындагы чын энҗе бөртеге", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев