Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда хайван тешләре эзе булган кеше башы сөяге табылган

Хәзерге вакытта кеше сөякләре экспертизага җибәрелгән. 9 апрель көнне Казанда Алебастрова урамы буенча «Обгонная» тимер юл станциясе юлында хайван тешләре эзе булган кеше башы сөяге табыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә. Шушы тирәдәге территорияне карау барышында, тимер юлдан 200 метр ераклыкта, өзгәләнгән кием һәм теш...

Хәзерге вакытта кеше сөякләре экспертизага җибәрелгән.

9 апрель көнне Казанда Алебастрова урамы буенча «Обгонная» тимер юл станциясе юлында хайван тешләре эзе булган кеше башы сөяге табыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә.

Шушы тирәдәге территорияне карау барышында, тимер юлдан 200 метр ераклыкта, өзгәләнгән кием һәм теш эзләре белән тагын кеше сөякләре табылган. Якынча мәгълүматлар буенча, ир кышын үлгән булырга, аннары аның гәүдәсен сукбай этләр өзгәләгән булырга мөмкин. Хәзерге вакытта кеше сөякләре экспертизага җибәрелгән.

Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев