Казанда 59 ел элек куелган температура рекорды узып кителде
20 майда, Татарстан башкаласында аномаль кызу һава торышы теркәлде — термометр баганалары 1967 елдан бирле сакланган тарихи максимумны узып китте.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, «Казан-Аэропорт» метеостанциясендә һава температурасы +30,9 градуска кадәр күтәрелгән. Бу исә 59 ел элек күзәтелгән алдагы рекордтан (ул чакта +30,8 градус булган) югарырак.
Әлеге җылылык дулкыны май башыннан бирле Казанда теркәлгән дүртенче температура рекорды булды. Моннан элек синоптиклар 8, 18 һәм 19 май көннәрендә дә рекордлы күрсәткечләр теркәгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев