Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казахстан егете Альмир, бөтендөнья татарларын берләштерү максатыннан, флешмоб башлаган

Флешмоб, 2017 елның 12 декабрендә башланып, хәзергә кадәр дәвам итә. Казахстан егете Альмир Вәлиев 2017 елның 12 декабрендә флешмоб башлап җибәргән. Флешмоб бүгенгәчә дәвам итә. Альмир "Татар-информ" хәбәрчесенә флешмобны бөтендөнья татарларын берләштерү максатыннан башлаганын әйтте. Флешмобның идея авторы да, башлап җибәрүчесе дә - Альмир Вәлиев. "Мин бу флешмобны бөтендөнья татарларын...

Флешмоб, 2017 елның 12 декабрендә башланып, хәзергә кадәр дәвам итә.

Казахстан егете Альмир Вәлиев 2017 елның 12 декабрендә флешмоб башлап җибәргән. Флешмоб бүгенгәчә дәвам итә. Альмир "Татар-информ" хәбәрчесенә флешмобны бөтендөнья татарларын берләштерү максатыннан башлаганын әйтте.

Флешмобның идея авторы да, башлап җибәрүчесе дә - Альмир Вәлиев. "Мин бу флешмобны бөтендөнья татарларын берләштерү максатыннан башлап җибәрдем, чөнки татарлар бердәм булырга тиеш. Мин бар теләгән кешегә дә татар халкына үз теләкләрен һәм игелекле сүзләрен видео-мөрәҗәгаттә калдыру мөмкинлеге бирдем. Бу идея күп кешегә ошады. Алар татар телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, динне саклап калу турында үз фикерләрен әйттеләр. Татар халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә өндәделәр. Кайда гына булуга карамастан, татарлар бер-берсенә ярдәм кулы сузарга тиешләр", - диде Альмир.

Ул флешмобта гади халык белән беррәттән танылган кешеләр дә катнашуын әйтте. "Флешмобта танылган кешеләр дә актив катнаша. Мәсәлән, Руслан Сабиров - ТНТ телеканалының "Улица" сериалы актеры; Дана Маркова - Чехиянең танылган актрисасы; Эльмира Калимуллина - җырчы, "Голос" проектының финалисты, Татарстанның атказанган артисткасы; Андрей Чирков - Россия спортсмены, марафончы, Гиннесс рекордлар Китабы рекордсмены, йөгерү турында китаплар авторы; Ринат Фәхретдинов - ММАның профессиональ сугышчысы; Айгөл Бариева - Татарстанның атказанган артисткасы; Ринат Кутуев - каратэ буенча 4 тапкыр дөнья чемпионы һ.б. катнашты", - диде флешмобны башлап җибәрүче егет.

Флешмоб Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрдә бара. Әлеге вакытта #TatarlarBest хештегы белән челтәрләрдә 172 видео куелган. "Флешмобта һичшиксез катнашачакбыз, видеоларны куячакбыз, диючеләр дә бар. Мәсәлән, Беренче каналның "Голос. Дети" музыкаль тамаша катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, композитор Эльмир Низамов, ТНТ телеканалы артисты Айдар Гараев һ.б. видео төшерәчәкбез, диделәр", - диде Альмир.

Флешмобны башлап җибәрүче егет аеруча видеоблогер Айсылу Вәлиеваның видеосын ошаткан. "Айсылу Вәлиеваның видео-мөрәҗәгатендә шулай ук чит ил кешеләре дә катнашты", - диде ул.

Флешмобта катнашырга теләүче кешеләргә #TatarlarBest хештегы белән татар милләтенә мөрәҗәгать һәм теләкләр әйтелгән 1 минутлык видео төшерергә һәм социаль челтәрләрдә шул хештег белән куярга кирәк. "Видео-мөрәҗәгатьне үзегез теләгән телдә яздырырга була", - ди флешмобны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев