Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кайнар нокталарда хезмәт иткән ветеран тукайлылар Оренбург өлкәсендә Җиһангир Сабитовның каберенә таш куйды (фото)

Язмыш йөртә кешене диләр. Тагын, кешенең кайчан бакыйлыкка күчәсе туганда ук маңгаена языла, диләр. Мин боларга ышанам да бугай. Ни өчен дигәндә, каты сугыш булган җирләрдән исән- сау гына әйләнеп кайтып, юк кына сәбәпләр аркасында бакыйлыкка күчкән танышларым бар. Бер көнне күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп сөйләшеп торасың, ә икенче көнне иртүк...

Язмыш йөртә кешене диләр. Тагын, кешенең кайчан бакыйлыкка күчәсе туганда ук маңгаена языла, диләр. Мин боларга ышанам да бугай. Ни өчен дигәндә, каты сугыш булган җирләрдән исән- сау гына әйләнеп кайтып, юк кына сәбәпләр аркасында бакыйлыкка күчкән танышларым бар. Бер көнне күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп сөйләшеп торасың, ә икенче көнне иртүк сине дустыңны соңгы юлга озатырга чакыралар. Менә шунысы башка сыймый...

Шундый хәлләрнең берсе, быел, февраль аенда Җиһангир Сабитов белән булды. Аның безнең арада булмавына күңел һаман да ышанмый. Кайчан гына Кнәз авылы мәдәният йортына барма, Җиһангир абый шунда директор белән ниндидер эш башкара, киләчәккә план коралар. Мәдәният йорты каршында һәйкәл куйганда да да ул гел шунда булды. Кайчан гына шалтыратсаң да, ул гел ярдәм итәргә ашкынып торды. Ләкин инде ул арабызда юк. Аның безнең арадан киткәненә дә дүрт айдан артык вакыт үтеп киткән.

Унынчы июнь көнне Җиһангир абыйга 57 яшь тулган булыр иде дә бит... Менә шул көнне без - тормыш иптәше белән балалары, туганнары һәм кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан дуслары, аның каберенә таш һәм чардуган куяр өчен туган ягына, Оренбург өлкәсенең Көтлемәт авылына бардык. Машина көпчәкләре әкрен генә асфальт юлдан тәгәри. Машинада аның тормыш иптәше Кафия апа, бертуганы Мөршидә апа Җиһангир абыйны искә төшереп баралар. Барасы юл ерак. Юлда йөргән чакта булган төрле кызык та, кызганыч та хәлләрне Кафия апа яшь аралаш безгә сөйли дә, озак кына уйлары белән берүзе калып, машина тәрәзәсеннән карап бара. Үзе, күз яшләрен тыя алмый, елый.

Бераз баргач, тынлыкны бозып, сорау биреп куйдым, "Кафия апа, сез үзегез кайсы якныкы соң, Җиһангир абый сезне кайлардан эзләп тапкан?", дим. Кафия апа тагын телгә килә. "Без икебез дә бер авылныкы. Бергә уйнап үстек, үсеп буй җиткәч, кавышып, язмышларны бергә бәйләдек", ди. Җиһангир абый Әфган сугышына да иң беренчеләрдән керүчеләр рәтендә булган. Ул инде 1980 нче елда хезмәтен тәмамлап туган авылына кайткан. Аның Әфганстанда хезмәт иткәнен башта белүче дә булмаган. Чөнки аларга әмер бирелә - кайткач, хөкүмәт серен чишмәскә, күргәннәрне сөйләмәскә. Ул үзенең сугышта булганлыгына документны да 1984 нче елда гына кулына алган. "Бу якларга ничек килеп чыктыгыз?", дигән соравыма, Чаллы каласы КамАЗ заводы үзенә тартты,туганнар барысы да диярлек шушында иде, алар чакыруы буенча килдек, дип җавап бирде. Җиһангир абый 31 ел Сосновоборскида дуңгызчылык комлексында тракторда эшләгән. "Гомеренең соңгы көненә кадәр шунда булды, эш урынын алыштырмады. Монда килгәч, ике ул үстердек. Тормышыбызда бар да җитеш иде дә бит, нишлисең инде, дөнья шулай корылган - берәү туа, берәү китә", дип, тагын тын кала Кафия апа.

Озак кына баргач, "Ул җәй көннәрендә авылга кайткач, менә шушы урманнан печән чабарга ярата иде. Ул чапты, мин тырмалап, кырга чыгардым", дип истәлекләре белән бүлешә. "Бу урманның печәнен кемнәр чабар инде быел", дип авыр сулап куя да, "Әнә күрәсеңме, тау итәгендә - безнең авыл, Көтлемәткә төшәбез хәзер, дип миңа эндәште Кафия апа. Чыннан да каршыбызда бик зур гына авыл җәйрәп ята. Аның башында зур гына мәңгелек йорт. Машиналар белән туры шунда барып туктадык. Зиаратка кереп сәләм биргәч, Җиһангир абыйга егетләр исем ташы куйдылар һәи кабере тирәли бик матур итеп чардуган кордылар. Изге Рамазан айларында, туган көнендә, ерак Татарстаннан җыелышып барган дусларын һәм туганнарын күреп, Җиһангир абыйның рухы сөенгәндер, дип уйлыйбы. Шәхсән мин, анда барып, Җиһангир абый рухына дога кылып кайтуыма бик шат. Ә инде бу сәфаргә чакырган Фәнис Хаҗиевка аерым рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чөнки кыш көнне билгеле бер сәбапләр аркасында Җиһангир абый белән саубуллашырга бара алмаган идем. Менә бу сәфәрдән соң күңелем тышычлады. Тыныч йокла дустым, дип әйтәсе генә кала, дип яза Сәет авылынан Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев