Кавышулар, туучылар, исем алыштыручылар
Тукай районы хакимиятендә һәр дүшәмбе традиция буенча уза торган эшлекле киңәшмәдә 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина чыгыш ясады.
Җитәкче докладыннан кайбер мәгълүматларны китерәбез.
• 2022 елда Тукай районында 327 бала дөньяга килгән, бу 2021 елдагыдан 29га кимрәк. Туу буенча рекорд Кече Шилнә торак пунктына карый, анда бер елда 53 бала теркәлгән. Әҗмәкәй һәм Новотроицкое авыл җирлекләрендә дә туучылар күп.
• Бала табучы әниләрнең уртача яше - 30. Районның 338 гаиләсе беренче һәм өченче бала тапканнан соң авыл хатын-кызларына булган түләүләрне алу мөмкинлегеннән файдаланган. Һәр бишенче бала районда тулы булмаган гаиләдә туа.
• Тукай районында узган ел 173 малай, 154 кыз туган. Безнең районда иң популяр исемнәр: Әмир, Булат, Данил, Ясминә, Амелия, Әминә.
• 2022 елда районда 508 кеше үлгән (шуның - 271е ир-ат, 237е хатын-кыз).
Бер ел элек 778 тукайлы вафат булган. Үлем сәбәпләре арасында беренче урында – кан әйләнеше системасы авырулары, икенче урында – онкология авырулары. Өченчесе-бәхетсезлек очраклары. Юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кеше һәлак булган.
• 2022 ел никахлашу турындагы актлар саны буенча уңышлы ел булды (531 никах теркәлгән). Арту 86 процент. Мобилизациянең кызу вакытында сентябрь аенда 100 пар никахларын теркәгән. Иң өлкән кияү районда былтыр 73 яшьлек ир-ат, ә аның кәләше 60 яшьлек хатын – кыз була. Иң яшь никахлашучыга 17 яшь тулган пар.
• Узган ел чит ил кешеләре катнашында 23 никах теркәлгән.
• 135 тукайлы никахларын өзгән. Районда аерылышу дәрәҗәсе 25 процент тәшкил итә. Аерылышуларның төп өлеше (40 процент) яшь гаиләләргә туры килә, 12 пар ике дистә елдан артык бергә яшәп аерылышкан.
• Узган ел район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге исем үзгәртү турында 48 акт теркәгән. Сәбәпләре-ирләре фамилиясенә күчү, начар яңгырашлы һәм әйтелеше буенча кыенлык тудырган исемнәр, иҗади псевдоним алучылар да бар. Хәзер Тукай районында Агата Кристи, Шатунов (танылган артист истәлегенә) исемен алган кешеләр дә яши. Ә япон мәдәнияте фанаты үзенә Сану дип аталган исемне ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев