Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каты яңгырлар яву сәбәпле, Яр Чаллыда проспектны су басты, каты җил агачларны аударды + фотолар

4 июньдә Чаллыда кискен җил аркасында агачлар ауды, көчле яңгыр сәбәпле Вахитов проспектында күпер астын су басты. Бүген төрле социаль челтәрләрдә кулланучылар, һава торышының начараюы нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгыр һәм җилнең секундына 15-23 метрга кадәр көчәюе турында кисәткән иде инде....

4 июньдә Чаллыда кискен җил аркасында агачлар ауды, көчле яңгыр сәбәпле Вахитов проспектында күпер астын су басты. Бүген төрле социаль челтәрләрдә кулланучылар, һава торышының начараюы нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгыр һәм җилнең секундына 15-23 метрга кадәр көчәюе турында кисәткән иде инде. Моның аркасында Чаллыда Яңа шәһәрнең берничә ишегалдында агачлар да ауды һәм анда булган машиналарга зыян да килде.

Әйтергә кирәк, Вахитов һәм Мәскәү проспектлары киселешендәге күпер астында су да баскан. Биредә яңгыр сулары агызу җайланмаларының эшләп өлгерә алмавы аркасында күп итеп су җыелган. Машиналар да, трамвай йөреше дә кыенлашкан.

Фотолар ВК социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев