Караклар – мәктәп укучылары?
Бер атна эчендә районда 4 урлау очрагы теркәлгән, аларның 3есе ачылган. Иске Җирекленең Үзәк урамында йорт каршында торучы, ишеге ачык калган машинадан барсетка юкка чыккан. Каракның кем икәне әлегә ачыкланмаган. Шуңа күрә, авылда да хәзер машинаны бикләми калдыру куркыныч. Калмашта Зөфәр Галиев урамындагы бер йортта, исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, бер...
Бер атна эчендә районда 4 урлау очрагы теркәлгән, аларның 3есе ачылган.
Иске Җирекленең Үзәк урамында йорт каршында торучы, ишеге ачык калган машинадан барсетка юкка чыккан. Каракның кем икәне әлегә ачыкланмаган. Шуңа күрә, авылда да хәзер машинаны бикләми калдыру куркыныч.
Калмашта Зөфәр Галиев урамындагы бер йортта, исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, бер ир-ат икенчесенең кәрәзле телефонын алып чыгып киткән.
Боерганда бер гараждан электр инструментлары югалган. Әлеге кыңгыр эш буенча Башкортстанда теркәлгән, бүген Яр Чаллыда фатир яллап яшәүче, төзелеш объектларының берсендә эшләүче, элек тә хөкем ителгән ир-ат тоткарланган.
Сәет авылында шулай ук, йорт каршындагы гаражга кереп, чит милекне урлаганнар. Тикшерү каракларның шул авылдагы дүрт кеше, аларның икесе мәктәп укучылары булуын ачыклаган.
Барлык очраклар буенча да җинаять эшләре кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев