Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Калмиялеләр 8 март бәйрәмен «Гашыйклар кәмите» белән билгеләп үтте (фото)

Калмия мәдәният йортында эшләп килүче кардәшләр төркеме гүзәл хатын-кызларыбыз бәйрәме хөрмәтеннән Р.Батулланың «Гашыйклар кәмите»н сәхнәләштерде. Артистларыбыз Гөлназ Фәрхетдинова - Сәйлән, Заһир Хаҗиев - Мисбах, Рушан Галимҗанов - Гөлшәриф, Алсу Шакирова - Солтания, Альмира Гыйлфанова - Миләүшә, Нияз Гыйлфанов - Күктимер, Энҗе Галиәхмәтова - Садыйка, Фәнзәлия Гыйлванова - Зарифа, кала егетен...

Калмия мәдәният йортында эшләп килүче кардәшләр төркеме гүзәл хатын-кызларыбыз бәйрәме хөрмәтеннән Р.Батулланың «Гашыйклар кәмите»н сәхнәләштерде. Артистларыбыз Гөлназ Фәрхетдинова - Сәйлән, Заһир Хаҗиев - Мисбах, Рушан Галимҗанов - Гөлшәриф, Алсу Шакирова - Солтания, Альмира Гыйлфанова - Миләүшә, Нияз Гыйлфанов - Күктимер, Энҗе Галиәхмәтова - Садыйка, Фәнзәлия Гыйлванова - Зарифа, кала егетен Рамил Закировлар бик оста башкардылар, афәрин! Театрыбызның режиссеры, Мәүлия карчык ролен бөтен нечкәлекләре белән Чулпан Габидуллина җиренә җиткереп уйнады. Артистлардан бигрәк сәхнә артында безнең өчен ут йотып торучы, аппаратура артында көйләр куеп торучы мәктәп укучысы Алинә Гәрәева һәм суфлерыбыз Фирдәния Галимҗановага бик зур рәхмәт. Гаиләләренә, үзләренә исәнлек-саулык, озын гомер, тагын сәхнә түрләрендә балкуларын телибез. Тамашачы залы тулы иде, бик җылы кабул иткән авыл халкына һәм кайткан кунакларга зур рәхмәт, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев