Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә Сабантуйга 3 чиләк йомырка җыйдылар

- Шушы көннәрдә авылыбызда элек-электән килгән күркәм йола буенча Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдык, - дип хәбәр итә безгә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова. - Без җирлегебезнең үзешчән артистларын, яшь талантларын ияртеп, Калмия авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Чулпан Габидуллина һәм китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова белән бергә, бизәлгән арбалы...

- Шушы көннәрдә авылыбызда элек-электән килгән күркәм йола буенча Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдык, - дип хәбәр итә безгә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова. - Без җирлегебезнең үзешчән артистларын, яшь талантларын ияртеп, Калмия авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Чулпан Габидуллина һәм китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова белән бергә, бизәлгән арбалы атларга утырып, гармунга матур-матур җырлар җырлап, авыл өйләре буенча йөрдек. Һәрбер өйдә безне колач җәеп каршы алдылар. Авылдашларыбызның ишегалдында чын концерт оештырдык! Кайберәүләр безне көтеп үк торалар иде, кечкенә артистларыбыздан кабат-кабат жырлауларын сорадылар, мул итеп әзерләгән күчтәнәчләрен биреп чыгардылар. Җирлегебездә үтәчәк Сабантуйга күп итеп сөлгеләр, яулыклар, өч чиләк йомырка гына җыйдык! Балаларның да күңелләре булды, бу көнне алар конфетка, тәм-томга күмелделәр дип әйтергә була. Авылыбызда хәзер ничә еллар шундый матур традициянең яшәп килүе, әлбәттә, олы куаныч. Милли бәйрәмебезне исән-сау гына, гөрләтеп уздырып җибәрергә язсын, - дип хәбәр итә Ләйсирә Зәкиевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев