Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә «Кайнатма шоу» узды

Калмия авылы мәдәният йортында бик матур бер традиция бар - кайнатмалар конкурсы уздыру. Быел конкурс итеп түгел, ә шоу, тамаша буларак уздырдык. Кем нинди кайнатма алып килә, шуңа кечкенә бүләк әзерләдек. Хәния апа искитмәле пирог, «Киңәш» клубына йөрүче Гөлүсә апа, капкач авызда эри торган, төш пешергән. Фирдәниянең телеңне йотарлык коймагы...

Калмия авылы мәдәният йортында бик матур бер традиция бар - кайнатмалар конкурсы уздыру. Быел конкурс итеп түгел, ә шоу, тамаша буларак уздырдык. Кем нинди кайнатма алып килә, шуңа кечкенә бүләк әзерләдек. Хәния апа искитмәле пирог, «Киңәш» клубына йөрүче Гөлүсә апа, капкач авызда эри торган, төш пешергән. Фирдәниянең телеңне йотарлык коймагы белән чәй эчтек. Хуҗабикәләр - китапханәче Энҗе, укытучы Рәмзия, Колыш авылыннан Гөлфинә, Ильмира, Әнисә, социаль хезмәткәр Ильмира, Фәридә апа, Нәсимә апа, Фирдәнияләргә ихластан рәхмәт белдерәбез. 18 төрле берсен-берсе кабатламаган кайнатмаларны күзне бәйләп тә, чәй өстәле янында да авыз иттек. Кунакка «Күгәрчен» балалар бакчасына йөрүче балалар керде, ут-күршеләребез - Колыш авылыннан кунаклар бар иде, җырладык, уйнадык, бик күңелле булды, рәхмәт барлык бәйрәмгә ямь өстәүчеләргә, дип яза Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Кара карлыган кайнатмасы

Кирәк: 1 кг карлыганга 1,5 кг шикәр комы, 1 стакан су.

Кайнатманы эрелеге бертөрлерәк, өлгергән кара карлыганнан әзерлиләр. Карлыганны юып, суын саркыталар, кайнап торган ширбәткә салып, 25-30 минут кайнаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев