Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кадрәкләр килгән безгә...» кичәсенә чакырып калабыз!

Хөрмәтле якташларыбыз! Сезне 18 март көнне 14 сәгатьтә Минзәлә районы мәдәният йортында узачак «Кадрәкләр килгән безгә...» дигән әдәби-музыкаль кичәгә чакырабыз. Программа башында Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыш, Югары һәм Түбән Юшады авылларының килеп чыгу тарихына кыскача аңлатма каралган. Монда Нәкыйп Гафиятовның чыгышы көтелә. Соңыннан Кадрәк урта мәктәбенең 50...

Хөрмәтле якташларыбыз! Сезне 18 март көнне 14 сәгатьтә Минзәлә районы мәдәният йортында узачак «Кадрәкләр килгән безгә...» дигән әдәби-музыкаль кичәгә чакырабыз. Программа башында Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыш, Югары һәм Түбән Юшады авылларының килеп чыгу тарихына кыскача аңлатма каралган. Монда Нәкыйп Гафиятовның чыгышы көтелә. Соңыннан Кадрәк урта мәктәбенең 50 еллык тарихы белән таныштыру булачак. Кадрәк мәктәбен төрле елларда тәмамлаган данлыклы укучыларны хөрмәтләү дә планлаштырылган. Программа кысаларында «Бәрмәнчек» һәм «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбльләре чыгышы да көтелә. Әдәби-музыкаль кичә концерт номерлары, котлаулар, бүләкләүләр белән тоташып барачак.

Кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты директоры Гөлзада Рзаева алып бара. Хөрмәтле якташларыбыз, Сезне бәйрәмдә көтеп калабыз! Керү ирекле.

Кадрәк авыл җирлеге, «Кадрәк» мәдәни-күңел ачу үзәге.

Байбан суы челтерәп ага,
Җылы язлар килгәндә.
Бабаларым эзе калган,
Шушы изге җирләрдә.
Кадрәк, һай, Кадрәк,
Синдәй җирләр бик сирәк.
Басуларда икмәк шавы,
Җанга якын бигрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев