Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән бүгенге олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Сабантуй - татар халкының ел буе сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме. Ул буыннардан буыннарга тапшырылып килә.

Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Тукай районы өчен ул икеләтә кадерле, чөнки без – күп милләтле, хезмәт сөйгән халыклы төбәк: төп вазифабыз - җирдә эшләү, икмәк үстерү, мал асрап ит-сөт алу. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз - ил табынын тулыландыру. Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз. Көнне төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәннәре белән бергә кайткан кунаклар бүген хаклы рәвештә ял итә. Сәбәбе җитди: язгы кыр эшләрен, чәчүне уңышлы тәмамладык. Терлекчелектәге уңышларыбыз да дуслар - сокланырлык, көндәшләр - көнләшерлек. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, Тукай районы алдынгы сафта. Хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Сабантуй бәйрәме безнең милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Очына чиккән сөлге эленгән агач колга исә бөтен татар дөньясын берләштерүче символ да. Тукайлыларның ның ачык йөзе, дустанә мөнәсәбәте олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен, районыбыз кунакларын бер мәйданга җыя.
Хөрмәтле тукайлылар, хөрмәтле кунаклар - туганнар, якташлар, дуслар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Сау-сәламәт булып, рухи шатлык белән, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын! 
Ихлас күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Тормышларыгыз мул булсын, барлык хыялларыгыз чынга ашсын, алдагы көннәрдә дә йортларыгызда дуслык, тынычлык хөкем сөрсен.
Сабантуйлар мөбарәк булсын!


Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев