Кадерле хатын-кызларыбыз!
Барыгызны да язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм! Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Тормышта ни генә эшләсәк тә, без аны сезнең өчен эшлибез, хөрмәтлеләребез. Чөнки сез безгә тормыш, мәхәббәт бүләк итәсез. Язның шушы матур көннәрендә сезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сез – районыбыз халкының күпчелек өлешен тәшкил итүче гүзәл затларыбыз – һәр даирәдә авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы терәк булып каласыз. Иң мөһиме, гаиләне саклау, балалар тәрбияләү өлкәсендә сезгә тиңнәр юк.
Хатын-кыз – яшәү символы ул. Алар ышаныч һәм өмет, сабырлык һәм эчкерсезлек, зирәклек һәм гафу итә белү кебек асыл сыйфатларга ия. Гүзәл затларыбыз – тормышыбызның яме һәм суы кимемәс илһам чишмәсе.
Һәрвакытта да көләч йөзле, чибәр, ягымлы булып калыгыз, дөньяны бизәп яшәгез. Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Ходай сезне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.
Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев