Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында июль аенда ике сабый үз өйләрендә дөньяга туган

Тукай районында агымдагы елның җиде аенда 229 бала дөньяга беренче мәртәбә аваз салган. Шуларның 40ы - июль аенда. Гаиләдә икенча бала булып туучылар - 21 сабый, өченче булып - 9, беренче- 8 һәм дүртенча бала булып туучылар саны - 2. Олы Шилнә авылында исә кечкенә Азалия бала тудыру йортында түгел,...

Тукай районында агымдагы елның җиде аенда 229 бала дөньяга беренче мәртәбә аваз салган. Шуларның 40ы - июль аенда.

Гаиләдә икенча бала булып туучылар - 21 сабый, өченче булып - 9, беренче- 8 һәм дүртенча бала булып туучылар саны - 2. Олы Шилнә авылында исә кечкенә Азалия бала тудыру йортында түгел, ә өендә дөньяга килгән. Тукай районы ЗАГС бүлегендә хәбәр иткәнчә, гаилә бу карарны үзе кабул иткән. Шулай ук "Бриз" бакчачылык хуҗалыгында үз йортлары белән яшәүче һәм шунда пропискада булучы гаиләдә дә Лев исемле сабый, әти-әнисе теләге белән, үз өендә туган.

Июль аенда Тукай районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 17 никах рәсмиләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев