Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлекле бүләк – Ратникова кулыннан көмеш беләзек

2016 ел да тәмамланды, без инде 2017 елга да аяк бастык. 2016 ел минем өчен шатлык-куанычлары, аз гына көенечләре белән истә калыр.

Ел башында республикабызның «Ялкын» журналы оештырган «Китапмы яки компьютер кирәгрәкме?» темасы буенча түгәрәк өстәлдә катнашырга туры килде. Үзем өчен бик кирәкле сабак алдым.

Март аенда күренекле җәмәгать эшлеклесе, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның иҗатын өйрәнүгә багышланган республикакүләм укучылар һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу чарага берничә ай дәвамында әзерләндем. «Яр Чаллыда татар театрына яңа бина төзеп кенә яшь тамашачыны җәлеп итеп булырмы?» темасын җентекләп өйрәндем. Театрда премьераларны карадым. Артистларның иҗаты, театрның бүгенге яшәеше белән ныклап кызыксындым. Туфан ага Миңнуллинның Дәүләт Советында ясаган чыгышлары белән таныштым. Конференциянең финал өлеше башкалабыз Казанда Дәүләт Советы бинасында уздырылуын ишеткәч, бик нык дулкынландым. Дулкынлануларым бушка китмәде. Берничә ай дәвамында алып барылган эшем югары бәяләнде. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм депутат Разил Вәлиев кулыннан I дәрәҗә диплом һәм көмеш беләзек алу бәхетенә ирештем.

Безнең районыбызның һәр мәктәбендә укучылар үзидарәсе эшли. Үзидарә советлары районның укучылар Думасына буйсына. Киңәшмәләрдә без алдагы эшләргә планнар корабыз, эшләнгән эшләр буенча хисап тотабыз. Кыскасы, республикабызның киләчәк лидерлары булырга өйрәнәбез. Октябрь аенда башкалабыз Казанда Россиянең дәүләт телләрен регионнарда өйрәнү буенча мәктәп укучылары һәм студентлар арасында олимпиада уздырылды. Россиякүләм үткәрелүче чарада районыбыз укучылары уңышлы чыгыш ясады. Мин Казан (Идел буе) федераль университетында диплом белән бүләкләндем.

Олимпиада, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә җиңүчеләрне 25 декабрьдә башкалабыз Казанга, Президент чыршысына алып бардылар. Татнефть-Аренада үткән тамашадан алган тәэсирләребез сөйләп бетергесез. Сәләтебезне вакытында күреп алып, кирәкле вакытта ярдәм кулы сузган укытучыларыма, мәктәп җитәкчелегенә, һәрдаим безне кайгыртып торган район җитәкчеләренә, әти-әниләребезгә без бик рәхмәтле.

Алда - 2017 ел. Алда - зур хыяллар һәм планнар.

Айгөл Нуретдинова,
Яңа поселогы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу һәм башка материалларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru/), «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркеменнән (http://vk.com/club54482574) һәм рәсми «бите»ннән (https://vk.com/id244993453) укый аласыз. Шунда ук чаралардан фоторепортажлар да урнаштырылган. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев