Яңалыклар

Иске Абдул авылыннан Әхтәмовлар күркедән чыршы ясаган(фото)

"Яңа ел бизәге" бәйгесендә- яңа катнашучы. Алар безгә мондый хат юллаган. "Исәнмесез! Сезгә Иске Абдул авылыннан Әхтәмовлар гаиләсе яза. Безнең гаилә дә конкурста катнашырга булды. Без гаиләбез белән күркәләрдән чыршы ясадык. Ә аннары мин, апаем Лилия белән бергә бизәдек. Кул эшен- кызыл миләш белән кызылтүшне чигү җепләре белән мин-Лиана чиктем....

"Яңа ел бизәге" бәйгесендә- яңа катнашучы. Алар безгә мондый хат юллаган.

"Исәнмесез! Сезгә Иске Абдул авылыннан Әхтәмовлар гаиләсе яза. Безнең гаилә дә конкурста катнашырга булды. Без гаиләбез белән күркәләрдән чыршы ясадык. Ә аннары мин, апаем Лилия белән бергә бизәдек. Кул эшен- кызыл миләш белән кызылтүшне чигү җепләре белән мин-Лиана чиктем. Миңа 13 яшь. Гаиләбез белән ясаган эшләнмәләр бик матур килеп чыкты, дип уйлыйбыз."

Әхтәмовлар гаиләсенең иҗат эшләре белән танышканнан соң, үз фикерегезне дә язып калдырырга онытмагыз, чөнки бу - аларның җиңүе өчен шарт.

Уңышлар сезгә!


Нет комментариев