Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәккә язучылар килде

Иштирәк авылында «Серле шигърият» дип исемләнгән китап бәйрәме узды. 2017 елда Иштирәк авылы китапханәсе республика күләмендә үткәрелгән «Иң яхшы авыл китапханәсе» конкурсында катнашып, премиягә лаек булган иде. Шул акчага китапханәбезнең бүлмәсенә ремонт ясалды. Очрашуны без шушы бүлмәне тәкъдим итү уңаеннан үткәрергә булдык.

Бу бәйрәмгә Татарстан язучылар берлеге әгъзалары – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы һәм шагыйрь Факил абый Сафин һәм Әлфия Ситдыйкова килделәр. Очрашуга татар әдәбияты белән кызыксынучы балалар, укытучылар, авыл халкы килде. Бәйрәмебезне «Миләүшә» балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз «Хәерле көн» дип исемләнгән җыр белән ачып җибәрделәр. Китапханәче язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Факил абый белән Әлфия апа үзләренең күңелләренә якын булган матур шигырьләрен һәм үзләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Факил абый «Көмеш кыңгырау» газетасының тормышы, аның чыгу процессы белән таныштырды. Балаларыбыз – Зәлия Закирова, Зарина Мостафина, Марс Зайцев, Диләрә Хадиева һәм Айзилә Зәйнетдинова язучыларның матур шигырьләрен укыдылар. Соңыннан язучылар балаларга үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Очрашуга килгән кунаклар күтәренке күңел белән кайтып киттеләр. Ерак араларны якын итеп килгән өчен язучыларыбызга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев