Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишегалдында тәртип урнаша

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Тукай районында 85 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк. Быел эшләр «Татарстан» совхозы һәм Круглое Поле поселокларында башкарылачак. 

Круглое Поле поселогында күпфатирлы 11 йорт территориясе, 4 ишегалды әлеге программага кертелгән. Болар – Гагарин урамында 1, 2, 3, 5, 7, 8, 9нчы йортлар, Төзүчеләр урамында 5, 6, 7нче йортлар һәм Мәктәп урамында 10нчы йорт. Бүген күпфатирлы йортлар территорияләрендә инде эшләр башланды: иске юллар сүтелде, яңа тротуарлар салына башлады. Төзекләндерү җәй буе дәвам итәчәк.
Ә «Татарстан» совхозы поселогында программаны тормышка ашыруга әзерлек дәвам итә. Моңа кадәр поселокның Мәктәп һәм Совет урамнарында урнашкан күпфатирлы йортлар ишегаллары һәм аңа якын территорияләр законсыз төзелгән җимерек корылмалардан арындырылды. Бу – 3 гектарга якын җир. Тәртипкә китерелгән мәйданга гаражлар куелачак, бакча үстерү өчен җир участоклары урнашачак. Бүген бу территориядән калган чүп-чарны чыгару, анда туфрак кертү, җирне тигезләү эшләре бара. 
– Гомуми җыелышта фатир хуҗалары, күмәк фикерләшеп, участокларны алдан билгеләделәр һәм бүлештеләр. Киләчәктә сатып алыначак җир участокларының чикләрен символик рәвештә таяклар белән билгеләп куйдылар. Алда – документ эшләре. Шөкер, хәзер халык арасында аңлау бар. Чистарту, тәртип урнаштыру, төзекләндерү эшләре аларның уңайлыгы өчен эшләнгәненә төшенделәр, – ди Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов.
Мәйданның кайбер урыннарында инде бүген үк күзгә күренерлек тәртип урнашкан. Җир участогын билгеләп, аны тиешле хәлгә китереп, гаражларын урнаштырган беренче хуҗалар да бар. Гаражлар тигез бер рәт булып тезелеп утыра. Алга таба хуҗалар гараж астындагы җирне законлы рәвештә документлаштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев