Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртә язда чәчкән — откан дип халык юкка гына әйтмәгән

Тукай районында язгы чәчү кампаниясе старт алды. Бүген беренчеләрдән булып «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре арпа чәчүгә кереште. Эш барышы белән без дә танышып кайттык.

«Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендәге басуда язгы чәчү эшләре башланды. Трактор гөрелтесе еракларга ишетелеп тора. Без килгән басуда заманча техника белән тәҗрибәле механизатор Александр Суров идарә итә иде.

«Барлыгы 1700 гектар мәйданда арпа чәчергә ниятлибез. Инде чәршәмбе көнне чөгендер чәчергә – планда», - дип бүлеште безнең хәбәрчегә «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсе җитәкчесе Равиль Ильдарханов.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев та кырда булып, җитәкчеләр, игенче-механизаторлар белән очрашты, эшнең сыйфаты белән кызыксынды, хезмәткәрләргә уңышлар теләде.

«Хәерле сәгатьтә булсын!», диде ул.

/Рөстәм Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев