Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Динмөхәммәтов – «Гигант»та иң күп ашлык суктыручы

«Гигант» хуҗалыгы комбайнчысы Ирек Динмөхәммәтовны алдынгыларга күчмә әләмнәр тапшыру вакытында оешманың җитәкчесе Риф Имамов фотога төшереп редакциягә юллаган иде. Ирек Шамил улын ул көнне район җитәкчелеге исеменнән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Гомәр Хәйруллин бүләкләде. Ирек «Гигант» хуҗалыгына гаиләсе белән өч ел элек килгән. Хатыны сыер савучы, үзе механизатор булып...

«Гигант» хуҗалыгы комбайнчысы Ирек Динмөхәммәтовны алдынгыларга күчмә әләмнәр тапшыру вакытында оешманың җитәкчесе Риф Имамов фотога төшереп редакциягә юллаган иде. Ирек Шамил улын ул көнне район җитәкчелеге исеменнән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Гомәр Хәйруллин бүләкләде.

Ирек «Гигант» хуҗалыгына гаиләсе белән өч ел элек килгән. Хатыны сыер савучы, үзе механизатор булып урнашкан. Быел уракта икенче елы. Узган җәй иске генә «ДОН-1500» комбайнында эшләгән, быел егетне «Акрос 585» комбайнына утыртканнар. Риф Имамовның әйтүенчә, ул бүген дә биш комбайнчы арасында беренче урында бара. Урак башыннан 1556 тонна ашлык суктырган.

7 сентябрьгә «Гигант» хуҗалыгында барысы 5023 тонна икмәк суктырып алынган. Урып-җыю эшләренең 85 проценты башкарылган. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 55,6 центнер уңыш чыга. Яңгырлар аркасында ике көн тукталып торганнан соң гигантлылар урып-җыюны кичә кабат яңартты. Комбайнчылар хәзер язгы бодай басуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев