Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ирада Әюпова: Без үзебезнең телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклауда бурычлы

Безнең бурыч - Татарстанда яшәүче халыкларның милли йөзен саклау, диде мәдәният министры. Мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирада Әюпова татар халкының һәм Татарстан халыкларының милли йөзен саклауны төп бурыч дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова бүген Татарстанның мәдәният министры...

Безнең бурыч - Татарстанда яшәүче халыкларның милли йөзен саклау, диде мәдәният министры.

Мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирада Әюпова татар халкының һәм Татарстан халыкларының милли йөзен саклауны төп бурыч дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

  • 14 апрельдә 2011 елдан Татарстан мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин вазифасыннан азат ителгән иде. Ул ТНВ - "Яңа Гасыр" каналының башкарма директоры итеп куелды.

Ирада Әюпова әйтүенчә, республика Президенты белән сөйләшү вакытында 9 май - Җиңү көнендә булачак чараларны югары әзерлек белән үткәрү бурычы куелган. Глобаль масштабтагы бурычлар буенча сөйләшү киләсе очрашуларда булачак, диде министр.

Ирада Әюпова мәдәният министрлыгын бөтен татар дөньясының мәдәнияте үзәге дип атады. "Без монда үз позицияләребездән чигенә алмыйбыз. Татарлар Татарстанда гына яшәми. Без бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен бердәм интеграцион система төзергә тиеш", - диде ул.

"Моны әйттем, әйтәм һәм әйтәчәкмен - мин халыкларның милли йөзен саклау яклы. Шул ук вакытта без республикада яшәүче һәр халыкның милли йөзе саклансын өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. Без үзебезнең телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклауда бурычлы. Глобализация безнең йөзебезне югалтуга юл куя алмыйбыз", - дип саный министр.

Ирада Әюпова, архив өлкәсеннән килгән белгеч буларак, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында милли мирасны саклау һәм халыкка таныту буенча проектларны да күзаллавын әйтте. "Без архив хезмәте һәм башка министрлыклар, җәмәгатьчелек, мәгълүмат чаралары белән берлектә мирасны саклау юнәлешендә ресурсларны берләштерәчәкбез", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев