Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йомырка ашагыз!

Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.

Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.

Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, баш миен һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы — таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.

Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100гә кадәр санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы — йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев