Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидны эшкә алмасаң – штраф

Ел башыннан район мәшгульлек үзәгенә эш табуны сорап 28 инвалид мөрәҗәгать иткән. Аларның барысы да исәпкә куелган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 12сенә эш табылган. Инвалидларның берсе крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен ачкан. Бүгенгә үзәктә 11 инвалид исәптә тора, дип хәбәр итә үзәк башлыгы Татьяна Сиврюк.

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру максатыннан, мәшгульлек үзәгендә 2010 елдан инвалидларны махсус җиһазланган эш урыннары белән тәэмин итү программасы эшләп килә. Инвалид эштән киткән очракта ул урынга үзәк аша башка кеше тәкъдим ителә. Предприятиеләрдә инвалидлар өчен квоталы урыннар саны да арта. 2014 елга кадәр ул коллективта 100 кешедән ким булмаган оешмаларга гына кагыла иде. Хәзер ул 35 хезмәткәр эшләгән коллективтан башлана һәм квоталы урын 3 процентны тәшкил итә. Эш бирүчеләр инвалидлар өчен квоталы урыннар турында һәр айның 5есенә кадәр мәшгульлек органына мәгълүмат биреп торырга тиешләр. Инвалидлар өчен эш урыннары булдырмаган һәм мондый категориягә кергән гражданнарны эшкә алудан баш тарткан эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Штраф - 5 меңнән 10 мең сумга кадәр.

Район предприятиеләре җитәкчеләренә бу турыда язма рәвештә хәбәр ителсә дә, алар җитештерү зыянлы дип, инвалидны эшкә алудан баш тарталар, дип белдерә Татьяна Сиврюк. Мондый очракларда дәүләт икенче программа тәкъдим итә - ул җитәкчегә эш урынын башка оешмадан арендага алырга куша. Тагын бер вариант - инвалидка өйдән генә эшләү мөмкинлеге дә бирергә була.

Программалар бар, ләкин чынлыкта хәл катлаулы булып кала бирә. Ел башыннан районда квоталы урыннарга 3 кенә инвалид урнаша алган. Алар бүген «Гигант», Сәйдәшев авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм «Татнефть АЗС Центр» оешмасында эшлиләр.

Пенсия фонды бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, райондагы 870 инвалидның бүген 260ы, ягъни 29,9 проценты гына эшли. Район мәшгульлек үзәгенә бу күрсәткечне 40 процентка җиткерү, ягъни тагын 60тан артык кешене эшле итү бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев