Реклама
Яңалыклар
Интернетта эшли беләсеңме?
Ел саен февраль аенда Халыкара куркынычсыз интернет көне билгеләп үтелә. Татарстан совхозы поселогында да бу ялларда «Кулга кул» отряды волонтерлары шушы көнгә багышлап, акция уздырдылар.
Әлеге чара кысаларында волонтерлар яшь һәм өлкән буын кешеләренә интернет челтәрендә эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр, аңлату эшләре алып бардылар. Интернет аркылы банк функцияләре, мәгълүмат алыш-биреше башкарылу сәбәпле, анда үзеңне, якыннарыңны кирәк булмаган, зарарлы мәгълүматтан саклау турында да файдалы, кирәкле киңәшләр бирелде, дип хәбәр итте Татарстан совхозы поселогының баш китапханәчесе Гөлназ Шәвәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев