Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминиятләштерелгән кертемнәрне 26 декабрьдән кайтара башларга вәгъдә итәләр

21 декабрь көнне Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы «Татфондбанк» кертемчеләренең акчаларын кайтарырга тиешле биш банк-агентны игълан итте. Алар - «Саклык банкы», «ВТБ 24», «Россельхозбанк», «Банк «ФК Открытие», «АК БАРС» БАНК. «Кертемчеләрне конкрет кайсы банкка җибәрү, гаризалар кабул итү урынын һәм вакытын билгеләү турындагы мәгълүмат агентлыкның рәсми сайтында 2016 елның 23 декабренә кадәр...

21 декабрь көнне Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы «Татфондбанк» кертемчеләренең акчаларын кайтарырга тиешле биш банк-агентны игълан итте. Алар - «Саклык банкы», «ВТБ 24», «Россельхозбанк», «Банк «ФК Открытие», «АК БАРС» БАНК. «Кертемчеләрне конкрет кайсы банкка җибәрү, гаризалар кабул итү урынын һәм вакытын билгеләү турындагы мәгълүмат агентлыкның рәсми сайтында 2016 елның 23 декабренә кадәр урнаштырылачак. Банк-агентта бары паспорт кына кирәк була. Гариза бланкын банк-агентларның бүлекчәләрендә бирәчәкләр һәм клиентлар шунда ук тутырачак», - диелә сайтта. Агентлык банк-агентларның Яңа ел ялларындагы эш графигын 30 декабрьдән дә соңга калмыйча урнаштырырга вәгъдә итә. Сораулары булган кертемчеләр 8-800-200-08-05 телефоны буенча Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының кайнар линиясенә шалтырата ала.

Шул ук көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтендә «Татфонбанк» клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча чаралар комплексын эшләргә кирәклеге турындагы хәбәр чыкты. Ул, нигездә, кече һәм урта бизнесны республикада гамәлгә ашырыла торган программаларда катнашырга чакыруга кагыла. Интернет челтәрендә инициатив төркемнең РФ Президенты Владимир Путинга да әзерләгән мөрәҗәгате дә дөнья күрде. Анда «Татфондбанк» белән килеп чыккан хәлне чишүдә ярдәм сорала.

Кертемнәре иминиятләштерелгән клиентлар бүген 26 декабрьне - банк-агентларның акчаларны кайтара башлавын көтә. Тукайлылар арасында да «Татфонбанк»ка акчаларын салучылар, шушы банк аша хезмәт хакы алучылар аз түгел. Бүгенге хәл белән бәйле рәвештә аларның да көн саен яңа сораулары туып тора. Алар белән без банкның Яр Чаллыдагы үзәк офисындагы консультантларга мөрәҗәгать иттек.

- Кертемнәрне кайчанга кадәр алырга булачак?

- Кертемнәрне банк-агентлар 15 мартка кадәр бирәчәк. Процент югалтам дип алмыйча калдыру соңыннан суд бусагасын таптауга китерергә мөмкин. Әлбәттә, санация булса, алар сакланачак, лицензия алынса, бернинди гарантия дә юк. Ул акчаны суд аша кайтару да шикле.

- Процентлар кайсы көнгә кадәр исәпләнә?

- Татфондбанкка карата иминият очрагы кертелгән көнгә, ягъни 15 декабрьгә кадәр.

- Хезмәт хакы карточкаларында акчасы калган клиентлар да акчаны кайтара аламы?

- Әйе. Алар иминиятләштерелгән. Клиентларга шулай ук банк-агентка мөрәҗәгать итәргә кирәк була.

- Физик затларның банк карточкасыннан җибәрелгән, ләкин тиешле ноктага барып җитмәгән түләүләренең язмышы нинди?

- Аларны да гариза язып кабаттан карточкага кайтару мөмкинлеге бар. Шулай ук банк-агенттан алырга мөмкин булачак. Гаризаны бүлекчәләрдә бирергә була. Балансны шулай ук бүлекчәләргә килеп карарга туры килә. Чөнки интернет-банклар эшләми.

- Интернет-банк аша бернинди түләүләрне башкарып булмаган кебек, карточкаларны кибетләрдә дә кулланып булмаячакмы?

- Өч ай дәвамында - юк. Аннары инде лицензиянең алыну-алынмавына бәйле.

- Кертем ышаныч кәгазе белән алынган очракта, бу документны яңартырга кирәкме?

- Әйе, нотариуста расланган яңа документ булырга тиеш. Аны бүген үк эшләргә була.

- Кредитларны түләү нинди тәртиптә бара?

- Түләү бары тик бүлекчәләрнең кассаларында башкарыла. Исәп-хисап счетлары үзгәрмәде. Кассирлар акчаны эш сәгатьләрендә - дүшәмбе-җомга 10.00-15.00 сәгатьләрдә кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев