Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова: «Ул сүзне ишетүгә үк сүгенәсем килә»

- Моңа тиклем, гастрольләргә көзен чыгып китеп, язга кадәр 180 концерт куя идек.Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, соң чыгылды, әмма 3 ай эчендә планда булган 80 концертны куеп кайттык. Күп районнарга барып җитә алмадык, шуңа күрә, августта Башкортстан буйлап йөрисебез бар. Төркемемдә "тере" музыкантлар, алар белән алдан сөйләшелгән концерт санын тутырырга...

- Моңа тиклем, гастрольләргә көзен чыгып китеп, язга кадәр 180 концерт куя идек.Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, соң чыгылды, әмма 3 ай эчендә планда булган 80 концертны куеп кайттык.

Күп районнарга барып җитә алмадык, шуңа күрә, августта Башкортстан буйлап йөрисебез бар. Төркемемдә "тере" музыкантлар, алар белән алдан сөйләшелгән концерт санын тутырырга тиешбез. Алар студент кына түгел, уен коралында уйный белмәгән, сан өчен генә сәхнәгә бастырылган кешеләр түгел. Һәр талантның үз гаиләсе бар һәм ул гаиләсен ашатырга тиеш. Кайбер районнарда, керемнән үземә өлеш чыкмый да кала. Иң мөһиме - музыкантларым эшсез утырмасын.

Эшләр хәзер күпкә җиңеләйде. Моңа кадәр дәрәҗәле урында эшләгән танышымны төркемгә директор булып килүен сорадым. Ризалашты. Хәзер Гүзәл гел безнең белән һәм оештыру мәшәкатьләре тулысынча аның өстенә йөкләтелде. Аңа ышанам. Ышану булмаса, бу эшне башлап торудан бер файда да юк.

Гастрольләр арыта дип әйтмәс идем. Күңелеңне, мәхәббәтеңне биреп эшләгәнгәме, ял итеп йөргән генә кебек. Əле күптән түгел фатирымда ремонт ясадым. Менә анысы ничек арытканын белсәгез?! "Ремонт" сүзен ишетүгә үк сүгенәсе килә башлый. Гастрольдән кайтып, йокларга гына ятасың, иртән иртүк осталар килеп җитә. Əмма, ни дисәң дә, уты-ялкыны белән, үтте дә китте.

Реклама

Улым быел җиденчы сыйныфны тәмамлый. Бик мөстәкыйль бала. Аның белән беркайчан да өй эше эшләп утырган булмады. Шуңа карамастан, гел "5"кә укый. Аның белән горурланам!

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев