Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Метшин һәм Наил Мәһдиев ил буенча мэрлар рейтингы унбишлегенә кергән

2018 елның беренче кварталында Россиядәге 88 шәһәр мэрын тикшеренү объекты итеп алганнар. Казан мэры Илсур Метшин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия шәһәрләре мэрлары рейтингының беренче унбишлегенә кергән. Бу хакта "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге һәм Россия хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты уртак тикшеренүләрендә хәбәр ителә. 2018 елның беренче кварталында Россиядәге 88...

2018 елның беренче кварталында Россиядәге 88 шәһәр мэрын тикшеренү объекты итеп алганнар.

Казан мэры Илсур Метшин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия шәһәрләре мэрлары рейтингының беренче унбишлегенә кергән. Бу хакта "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге һәм Россия хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты уртак тикшеренүләрендә хәбәр ителә.

2018 елның беренче кварталында Россиядәге 88 шәһәр мэрын тикшеренү объекты итеп алганнар.

Илсур Метшин Төмән мэры Александр Моорны гына уздырып, рейтингның икенче баскычында урын алган.

"Илсур Метшинны бәяләүдә мөһим фактор булып, Владимир Путинның Татарстан башкаласын шәһәр мохите һәм инфраструктурасын уңышлы яңартуда үрнәк сыйфатында искә алуы булды", - диелгән тикшеренүдә. Экспертлар фикеренчә, бу республика хакимияте, аерым алганда Казан мэры абруен ныгыткан.

Наил Мәһдиев халыктан сораштыру нигезендә Татарстан муниципалитетлары башлыклары эшенең нәтиҗәлелеге буенча рейтингка эләгүе аркасында уңыш яулаган.

Чаллы мэры әлеге исемлектә беренче булган һәм шуның белән "Илкүләм рейтинг"та лидерлар төркемендә үз урынын ныгыткан. Биредә ул 15нче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев