Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Һадиуллин Бердәм дәүләт имтиханындагы үзгәрешләр хакында хәбәр итте

Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру май аенда башлана. Татарстанда 15 930 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга җыена. Быел төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә зур үзгәрешләр көтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, математика, тарих, биология, география предметлары буенча БДИ тапшыруда үзгәрешләр...

Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру май аенда башлана.

Татарстанда 15 930 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга җыена. Быел төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә зур үзгәрешләр көтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, математика, тарих, биология, география предметлары буенча БДИ тапшыруда үзгәрешләр юк.

"Төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә зур үзгәрешләр көтелми. Быел контроль-бәяләү материаллары аудиториядә бастырылачак, шунда ук таратылып, шунда ук скан аша уздырып, базага кертеләчәк", - дип билгеләп узды ул.

Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыруга түбәндәге үзгәрешләр кертелгән.

Рус әдәбиятыннан максималь балл 42дән 57гә җиткән. 17.4нче иншада дүртенче тема кертелгән.

Рус теленнән лексик нормаларны белүгә багышланган бирем өстәлгән. Хәзер сөйләм хатасын табып, аны дөресләргә кирәк булачак.

Информатика предметы буенча БДИ тапшыруда программа мисалларының кайбер өлеше "Си" теленнән "С++" теленә күчерелгән.

Физикадан элек максималь балл 50 булса, хәзер - 52. Астрофизика буенча тагын бер бирем өстәгәннәр.

Химиядән имтиханда 30нчы бирем барлыкка килгән. Иң югары балл элеккечә - 60 балл булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев