Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илшат Әминов Татарстанда татар гуманитар университеты ачарга кирәк дип саный

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов сүзләренчә, татар интеллигенциясен саклап калу өчен гуманитар университет булдыру ихтыяҗы зур. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов Татарстанда кабаттан "Татар гуманитар университеты" дигән югары уку йорты ачарга кирәк ди. Бу хакта ул бүген журналистларга ТНВда узган матбугат конференциясендә әйтте. "Безгә яңадан "Татар гуманитар университеты"...

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов сүзләренчә, татар интеллигенциясен саклап калу өчен гуманитар университет булдыру ихтыяҗы зур.

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов Татарстанда кабаттан "Татар гуманитар университеты" дигән югары уку йорты ачарга кирәк ди. Бу хакта ул бүген журналистларга ТНВда узган матбугат конференциясендә әйтте.

"Безгә яңадан "Татар гуманитар университеты" дигән югары уку йорты ачарга кирәк. Моны мин ачыктан-ачык әйтәм. Чөнки татар интеллигенциясен саклау өчен татар гуманитар университеты ачмыйча булмый. Әмма вакыт тиз үтә, аны тиз арада ачарга кирәк. Һәм бу университетны нульдән башлап күтәрергә кирәк булачак. Чөнки барлык биналар КФУга бирелде, биналар юк. Ачык кырда төзергә кирәк. Анда, җәмгыятьне формалаштыру өчен, педагогларны да, тарихчыларны да, филологлар һәм башка белгечләрне дә әзерләргә мөмкин булыр иде. Әмма әлегә гуманитар университет юк. Шуңа күрә без милли журналистларны үзебез әзерләргә тиеш", - диде Әминов.

Телерадиокомпания җитәкчесе милли журналистларны үзебез әзерләргә кирәк дигәндә - Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен максатчан грантын оту буенча конкурс игълан итүен күз алдында тота.

Исегезгә төшерик, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе татар журналистларын табу һәм үстерү ниятеннән #ӘЙДӘТНВГА# исеме астында махсус конкурс игълан итте. ТНВның махсус проектында катнашып, КФУда бушлай белем алырга, тв-журналист булырга мөмкин. "Яңа Гасыр" каналының максатчан грантына татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары гариза тапшыра ала. "ӘЙДӘТНВГА" конкурсы 2018нче елның 5нче апреленнән 15нче майга кадәр 3 турда үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев