Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илфак Шиһапов туган авылында җирләнде (фотолар)

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Кичә, 31 май көнне, журналист, продюсер, күпсанлы җырлар авторы Илфак Шиһапов туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде. "Аны җирләргә республикабызның танылган артистлары, җырчылары, журналистлары гына түгел, Самара, Башкортстан якларыннан да дәрәҗәле кешеләр, шул исәптән Фән Вәлиәхмәтов та кайткан иде. Бөтенесе аны...

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Кичә, 31 май көнне, журналист, продюсер, күпсанлы җырлар авторы Илфак Шиһапов туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде.
"Аны җирләргә республикабызның танылган артистлары, җырчылары, журналистлары гына түгел, Самара, Башкортстан якларыннан да дәрәҗәле кешеләр, шул исәптән Фән Вәлиәхмәтов та кайткан иде. Бөтенесе аны киң күңелле, туры сүзле журналист һәм тарихчы, продюсер буларак искә алды. Татар халкы өчен бу зур югалту булуын билгеләделәр.
Күп еллар "Заман сулышы"нда бергә эшләгән хезмәттәшебезнең үлемен без дә бик авыр кичердек. Ул безнең күңелләрдә эчкерсез, һәрвакыт эзләнүчән, ярдәмчел кеше булып һәрвакыт сакланыр. Елмаюлы йөзе күз алдыбыздан китмәс. Авыр туфрагың җиңел булсын, Илфак! Якыннарына Ходай сабырлык бирсен", - дип яза басма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев