Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде авыл җирлеге үзара салым акчасын тулысынча җыеп бетерде

Март ахырына кадәр авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын җыю бара. Әлеге дәүләт программасына карата үз карашын халык узган елның 19 ноябрендә үткәрелгән референдумда белдерде. Җыелган һәр сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти, ягъни банкка күчкән акча, бишкә тапкырланып, халыкның үзенә кайта. Бу программадан бик отышлы файдаланучы авыл җирлекләре бар. Гадәттә,...

Тукай районында үзара салым акчасын 100 процент җыйган авыл җирлекләрен башкарма комитет электр энергиясен экономияли торган диодлы яктырткычлар алу өчен сертификатлар белән бүләкли. Бу матур гадәт әле быел гына кертелде. Дүшәмбе киңәшмәсе барышында район җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларына тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыра. Биш авыл җирлеге - Мусабай-Завод, Борды, Күзкәй, Иштирәк һәм Иске Абдул авыл җирлекләре инде, үзара салым акчасын тулысынча җыеп, банкка тапшырып, яктырткычлар өчен сертификат алды. Кичә шушы исемлеккә тагын Иске Дөреш белән Яңа Бүләк авыл җирлекләре дә өстәлде. Аларга сертификат киләсе атнада эшлекле киңәшмәдә тапшырылачак.

Күзкәй авыл җирлегендә барлыгы 254 мең сум акча тапшырылган. Җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев әйткәнчә, һәр кешедән 300әр сум җыйганнар. Ә 1нче, 2нче төркем инвалидлардан, студентлардан һәм күпбалалы гаиләләрдән 50шәр сум алганнар. Күзкәйлеләр узган ел да үзара салымны 100 процент тапшырган булганнар. Бу елны исә әлеге акчаларны, ягъни 1 миллион 270 мең булып кайткан сумманы Күзкәй авылының Муса Җәлил, Югары Байлар авылының Яңа 1нче һәм Яңа Байлар авылының Алмалы урамнарын төзекләндерүгә тотарга исәплиләр, дип хәбәр итте Эдуард Рәкыйпович.

Иштирәк авыл җирлегендә үзара салымны узган елда 90 процентка якын халык кына тапшырган булган. Быел исә программада барлык халык та катнашкан, барлыгы 99500 сум кергән. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина әйткәнчә, бер кешедән 200шәр сум акча җыелган. Инвалидлар, студентлар һәм ялгыз яшәүче әби-бабайлар 100 сум биргән. Узган елда үзара салым кеременә Аулаш авылында юлларга ремонт ясалган һәм Иштирәк авылы зиратында карт агачлар киселгән. Быел исә авыл җирлегендә янгын сүндерү депосы төзергә ниятлиләр.

Үзара салым программасында катнашуның ни кадәр отышлы булуы хакында җыеннар барышында бик күп тапкыр әйтелде. Җирле бюджетка өстәмә акча кертеп, аны халык файдасына сарыф итүнең тагын бер ысулы бу. Ә салым күләмен һәр авыл җирлеге үзе хәл итә. Кайбер районнарда 1 мең сумга кадәр җыялар, димәк, ул дәүләттән тагын да күбрәк суммада кайта һәм авылда тагын да күбрәк эшләр башкарып була, дигән сүз. Тукай районында кайсы авыл җирлегендә күпме күләмдә үзара салым җыелганлыгы 3 апрельдә төгәл билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев