Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды

Безнең районда язгы кыр эшләре тәмамлану алдыннан басу-кырлар күзәтеп чыгу традициясе яшәп килә.

Үткән атнада шушы максатны күздә тотып оештырылган рейдта район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Алар: «Агрофирма Әнәк» ҖЧҖенең «Ворошиловский» филиалында, «Агрофирма “Кама”» ҖЧҖендә, «Сәйдәшев исемендәге» һәм «Ярыш» җитештерү предприятиесе ҖЧҖләрендә, шулай ук  «Ирек», «Гигант» ҖЧҖләрендә, шәхси эшмәкәр С.Г.Вардерасян хуҗалыгында, «Миңнехуҗина», «Минеханов», «Вильданов»  КФХларында булып язгы кыр эшләре барышы белән таныштылар һәм язгы чәчү кампаниясенең уңышлы тәмамлануын билгеләп үттеләр. Әйтергә кирәк, алар район аграрийларының эшен «бик яхшы» дип билгеләп үттеләр.

Быел районда чәчүлек мәйданнар 80 мең 720 гектар тәшкил итә. Шуның 50 мең гектарына язгы культуралар чәчелде. Көзге культуралар 10 мең 612 гектар җир били. (Шунысы сөенечле, басу-кырлардагы уҗымнар яхшы кышладылар.) Шуның 2340 гектары – мал азыгы, аерым алганда, сенаж салу өчен чәчелгән күпьеллык культуралар.

Бөртекле культуралардан бодай – 15700, арпа – 9500 гектар, борчак – 290, рапс – 4000, көнбагыш – 1270, шикәр чөгендере – 4600 гектар җирдә чәчелде. Шулай ук яшелчәләрдән: бәрәңге 148 гектар җирдә утыртылды, кишер һәм чөгендер – 10 ар гектар җирдә чәчелде.

Шунысын да әйтергә кирәк, быел,  «Агрофирма Әнәк» ҖЧҖенең «Ворошиловский» филиалында беренче тапкыр 114 гектар җирдә соя чәчелде.

  Хәзергесе вакытта басу-кырларда чәчелгән игеннәр, бөртекле-кузаклы һәм техник культуралар, мал азыгы буларак чәчелгән берьеллык үсемлекләр, яшелчәләрне тәрбияләү эшләре бара. Аларны чүп үләннәреннән арындыру өчен кулай ысуллар кулланыла. Корткычларга, зарарлы бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртү бара.

Рейд – авыл хуҗалыгы предприятиесе директорлары, КФХ җитәкчеләре өчен үзара тәҗрибә алмашу, фикерләшү өчен зур мөмкинлек. «Киңәшле эш таркалмас» дип борынгылар белмичә әйтмәгән. Быел язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды дип әйтергә ныклы җирлек бар.

Районыбыз аграрийлары  зур тырышлык куеп эшкәртелгән һәм чәчелгән җирләрдән мул уңыш алу өчен  басу-кырларны даими күзәтеп, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләп  тору кирәклеген һәрвакыт истә тоталар һәм барлык агротехник чараларны да кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев