Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшәсен җирдә яхшылык

Тормыш бик кызык та, шул ук вакытта бик катлаулы нәрсә.

Үзем яшәгән Белоус поселогын мин күптәннән, 1976 елдан бирле беләм. Биредә элек-электән ачык, киң күңелле, ярдәмчел кешеләр яшәде. Ләкин еллар узу белән поселок халкы үзгәрде. Күпләрне яшәешнең акчага корылган ягы күбрәк кызыксындыра башлады сыман.

Мин юкка гына мондый фикергә килмәдем. Җитмешенче елларда поселокта юллар, юньләп транспорт та юк иде, ләкин халык булганына шөкер итеп, һәрнәрсәдән ямь табып, бер-береңә ярдәм итеп күнеккән иде. Кешеләрнең күңеле киң, эчкерсез булды. Хәзер инде Белоусыбыз зурайды, киңәйде, юллар да асфальт, кибетебез, медпунктыбыз да бар. Кыскасы, рәхәтләнеп, зар түкми яшәр өчен бар мөмкинлекләр булдырылды. Тик поселок халкы тормышлар матурлану, җайга керү белән никтер «катты», бер-беренә карата битарафлана башлады кебек.

Мин һаман яшьлегемә әйләнеп кайтып, ул вакытта яшгән поселок халкын, җирле җитәкчелекне, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтен искә алам.

1985 елда ирем белән без минем әти-әниләрне авылга кайтардык. Аларның икесе дә сугыш ветераны иде, хәзер исемнәре мемориалга язылып куелган... Шул күчкән мәлдә бик авырга туры килсә дә, уртак көч белән сыерын сатып алдык, хуҗалык җитәкчесе булган, инде мәрхүм Фоат Вилдановның кешелеклелеге белән дә очраштык. Ул авылда мал тотучы һәр йортка берничә капчык ашлык алып килеп тарата иде. Безнең әти-әниләргә дә тәтеде мондый яхшылык. Алар бу вакыйганы гүр ияләре булганчы, җылылык белән искә алдылар. Хәтта авылдашларның кайберәүләре: «Алар бит әле яңа гына күченеп килделәр, аларга нигә ул ашлыкны бирәсез?» – дигәннәренә, Фоат Габделхак улы акыллы җавап кайтарды. «Әйе, алар биредә озак яшәмиләр, ләкин кеше артына качып, авырлыктан куркып та тормыйлар. Зур хуҗалык тотып, тырышып эшлиләр, яшиләр», – дигән иде.

Бүгенге Тукай район җитәкчелегенә, җирле эшмәкәрләргә дә рәхмәт әйтәсем генә килә. Районда юллар төзелә, яшенә дә, картына да игътибар зур, иганәчеләр кибетләр ачылганда да төрле җиһазлар, башка кирәк әйберләр белән ярдәм итәләр, кеше хәленә керәләр. Менә шуның һәркайсы турында уйлагач, дөньяда яхшы, киң күңелле кешеләр барыбер күбрәк, дигән нәтиҗәгә киләсең. Шулай булсын да. Барчабызга да һәрнәрсәнең, һәркемнең кадерен, тәмен белеп, ярдәмләшеп яшәргә язсын.

Валентина Әхмәтшина, Белоус поселогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев