Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь инспекторлар урамга чыкты

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениясенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резеда Гыйлметдинова, Шилнәбаш авылының ЮИД отряды белән бергә автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә яктылык кайтарту элементларын тапшырдылар.

– Без бүген бик кирәкле эш башкарабыз, авылыбызда яшәүче автомобиль йөртүчеләргә, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп торучы буклетлар, киемгә яки букчага беркетелүче махсус элементлар тараттык, шул ук вакытта юлда үзләрен игътибарлы, сак тотуларын үтендек, – дип сөйләде безгә ЮИД отряды әгъзасы Максим Пятибратов. 

Резеда Гыйлметдинова да Яңа ел бәйрәме һәм балаларның кышкы каникуллары алдыннан уздырылган әлеге чараның профилактика ягыннан зур әһәмияткәия булуын билгеләп үтте.   

 /Алсу Тимерханова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев