Ярминкәгә 53 тоннадан артык фермер продукциясе китерелгән
Шәһәрдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Яр Чаллыдагы «Строитель» стадионында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда Тукай районы фермерлары үз продукцияләренең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Ярминкә эше белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов танышты. Икътисад бүлеге мәгълүматларына караганда, чарада ит, бәрәңге, яшелчә, сөт продуктлары, йомырка, бал һәм казылык эшләнмәләрен кертеп, 53,2 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев