Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яратам сине, әтием!

Үткән атнада билгеләп узылган Әтиләр көне бәйрәменең кайтавазы булып редакциябезгә әтиләр турында хатлар, авыл җирлекләрендә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә узган чаралар турында хәбәрләр шактый килде.

Бүгенге саныбызда хатларга күзәтү ясап, бәйрәмнең кайда, ничек узуын сезгә, укучыларыбызга да сөйләп үтәбез. Новотроицкое авылы мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре көче белән Әтиләр көненә багышлап бәйрәм откырткалары ясау бенча мастер-класс узган. Балалар открыткалар гына ясап калмаганнар, остазлары ярдәмендә аларга матур теләкләр, җылы сүзләр дә язганнар.

Шилнәбаш авылының китапханә мөдире «Тополек» балалар бакчасына кунакка килеп балалар өчен «Китаптагы әтиләр» дигән әдәби-иҗади чара үткәрде. Яшь укучыларга китапханәче бәйрәмнең тарихы, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясенең кайчан һәм кайдан барлыкка килүе, аны бүген кайсы илләрдә һәм ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде.

Балалар исә әтиләргә кагылышлы ягымлы сүзләрне искә төшерделәр, «Әти һөнәрләре»нә кагылышлы табышмакларга җавап таптылар. Кызыклы блиц-сораштыру уздылар һәм үз әтиләре турындагы сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Болар барысы да кызыклы уен формасында узды. Гөлнара Шәмгуновна балаларны Александр Раскинның «Әти ничек кечкенә иде» дип исемләнгән китаплары белән таныштырды, анда төп геройлар – шат күңелле һәм зирәк әтиләр.

Чара иҗат остаханәсе, «Әтигә бүләк» мастер-классы белән тәмамланды, анда сабыйлар кораллар тартмасы рәвешендә открытка ясадылар. Үзләренең оригиналь эшләнмәләрен балалар якыннарына – бабайларына, әтиләренә, абыйларына бүләк иттеләр.

«Әти – ул гади сүз генә түгел. Аңарда шуның кадәр зур, самими балачак хисләре, кичерешләре тупланган. Малай кеше өчен әти – көчле һәм кыю, бөтен нәрсәгә оста ир булу өчен үрнәк, өлге. Ул улларын һәммәсенә дә өйрәтә: ничек кадак кагарга, үпкәләшкән булсаң – ничек итеп дустың белән татулашырга һәм кирәк чакта үзеңне яклый белергә дә.

Кыз бала өчен әти – ул горурлык. Һәрбер нәни патшабикә үзенең яраткан әтисенә охшаган принцны очратырга хыяллана. Кенәз мәдәният йортында «Умырзая» хореография ансамбленә йөрүче балалар катнашында «Минем әти – иң яхшысы» дигән, Әтиләр көненә багышланган рәсем конкурсы узды. Балалар рәсемдә үзләренең яраткан әтиләре белән ничек итеп бергә вакыт уздыруларын, ял итүләрен чагылдырдылар», – дип язган хатында Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Мусабай Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасында «Әтием белән горурланам» исемле кызыклы сөйләшү уздырганнар. Нәниләр тәрбияче апалары сөйләгәннәрне зур игътибар белән тыңлап, үзләре дә әтиләре, күңелле гаилә бәйрәмнәре, әтиләре белән бергә уздырган ял вакытларындагы мизгелләрне искә төшереп, сорауларга җавап биргәннәр. Шулай ук биредә «Әтиемне һөнәре» дип аталган фотосурәт күргәзмәсе дә оештырылган булган.

Түбән Суыксу авылының «Ак каен» бакчасында исә, тематик дәресләрдән кала, «Безнең әтиләребез» дигән рәсем күргәзмәсе дә оештырылган. Моннан кала, сабыйларга «Әти белән бергәләп» исемле акция дә ошады. Аның кысаларында Айгиз һәм Айназ Фәхриевларның әтисе балалар бакчасына килеп, балалар белән шахмат уены уйнаган, дип хәбәр иттеләр «Ак каен» хезмәткәрләре.

Район мәктәпләрендә дә Әтиләр көне уңаеннан кызыклы бәйрәм чаралары узган. Әйтик, Калмия, Түбән Суыксу, Сәмәкәй, Күзкәй авылларында һәм Комсомолец поселогында укучылар «Әти белән дуэт» исемле бәйрәм концертларында чыгыш ясаганнар. Шул ук вакытта Калмаш, Боерган, Мәләкәс, Теләнче Тамак мәктәпләрендә «Әтиләр һәм балалар» дип аталган спорт ярышлары уздырганнар. Ә менә Новотроицкое, Шилнәбаш авылы мәктәпләрендә әтиләр ризык пешерү осталыгында көч сынашканнар. Әтиләр көненә багышланган чарларда катнашып, Иштирәк, Борды авылларында иң оста куллы әтиләр яшәве ачыкланган. Биклән авылы һәм Круглое Поле поселогы мәктәпләре укучылары исә әтиләре белән уртак булган шөгыльләр турында сөйләгәннәр.

Әтиләр көне районда менә шулай матур, күңелле үтте. Аннары, бәйрәм чараларында балаларның әтиләр белән бергә катнашуы да, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур йогынты ясап, һәммәсе өчен дә файдалы, онытылмаслык булып хәтердә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев