Янгын сүндерүчеләрдә кунакта
Җирлек башлыгы янгын сүндерүчеләрне бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм иртәсендә Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Алсу Васильеваны, депутат Римма Борисованы һәм Аулаш авылы старостасы Зилинә Осипованы Сидоровка бистәсендәге 72 нче янгын сүндерү-коткару часте командасы кабул итте.
Алсу Петровна чын күңелдән янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга югары профессионализмнары, оперативлыклары һәм башкаларның бәласенә сизгер мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул коткаручыларга бәхет, иминлек, нык сәламәтлек һәм авыр хезмәтләрендә батырлык теләде.
Котлауларга Аулаш авылында яшәүче, отставкадагы подполковник Валерий Иванович Максимов та кушылды. Ул бу частьтә 28 ел хезмәт иткән.
Ул янгын сүндерүчеләргә үз вахталарын лаеклы алып баруларын һәм шатлыклы сәбәпләр аркасында мөмкин кадәр ешрак очрашуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев