Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа поселогында татарча диктант яздылар

Диктант язуда 30 кеше катнашты һәм ул поселокның мәдәният йортында узды.

Диктант язуда 30 кеше катнашты һәм ул поселокның мәдәният йортында узды.  Диктантны Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәенова җитәкчелегендә туган тел һәм әдәбияты укытучысы Рәзидә Мәүҗетова оештырды. Катнашучылар Каюм Насыйриның «Кабуснамә» текстыннан өзек яздылар. Текстны Рәзидә Мәүҗетова укыды.

 

Татарча диктант язу төгәлләнгәч тә катнашучылар таралырга ашыкмадылар. Бөек мәгърифәтче, галим Каюм Насыйрига багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.  «Туган тел», «Мин яратам сине Татарстан» җырларын җырладылар, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Диктант язучылар арасында уллары мМахсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның әниләре, хәрбиләр өчен кирәкле сетьләр үрүче волонтерлар дә бар иде.

Улларыбызга көч өстәсен туган телдә язылган диктантларыбыз, илләребез тыныч яшәсен, диделәр күз яшьләрен сөртеп.

 

Татарча диктантның 10 еллык юбилее күтәренке рухта Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу һәм Тукай районы Гимнын башкару белән төгәлләнде.

 

Рәзидә Мәүҗетова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев