Яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр
Камил Нәҗмиев яңа җитәкчеләр белән таныштырды.
Бүген район хакимиятендә район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашында атналык киңәшмә узды. Чараны Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев үткәрде. Киңәшмәдә җаваплы вазыйфалар биләячәк яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде:
Тукай үзәк район хастаханәсенең баш табибы - Розалия Лымарь. Исегезгә төшерәбез, Розалия Лымарьны район үзәк хастаханәсе коллективына бу елның 24 февралендә үк тәкъдим иттеләр. Элеккеге баш табиб Мансур Потеев Алабуга үзәк район хастаханәсенә баш табиб билгеләнде.
Районның гражданнарны яклау муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе – Илдар Якупов.
Яңа җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар, нәтиҗәле эшчәнлек һәм куелган максатларга ирешүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев