Яңа елдан ИНН кирәк булмаячак
2026 елдан салым органында учетка кую турында бердәм документ булып электрон күчерелмә торачак.
2026 елдан салым органында учетка кую турында бердәм документ булып электрон күчерелмә торачак.
2026 елның 1 гыйнварыннан салым органында исәпкә кую турындагы таныклык юкка чыгарыла. Физик затлар өчен исәпкә куелуны ЕГРНнан (салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан) электрон күчерелмә раслаячак. Әмма элек бирелгән таныклыкларны үзгәртергә туры килмәячәк, алар үз көчен саклый.
ЕГРНнан электрон күчерелмә идентификацияләнүче затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм ИНН турында мәгълүматлар бар. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалана һәм вазыйфаи затның үз кулы белән имзалаган һәм салым органының мөһере белән таныкланган кәгазьдәге күчерелмәгә тиң.
Шулай ук оешмаларга, индивидуаль эшкуарларга һәм физик затларга учетка кую яки исәптән төшерү турында җибәрелә торган хәбәрнамәләр дә юкка чыгарыла.
ЕГРНнан күчерелмә белән беррәттән салым органында исәпкә куюны яки исәптән төшерүне ЕГРЮЛдан (юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан) күчерелмә, аккредитацияләнгән филиалларның, чит ил юридик затларының вәкиллекләренең дәүләт реестрыннан күчерелмә һәм ЕГРИПтан (шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрыннан) күчерелмә раслаячак.
Салым органында исәпкә кую яки исәптән төшерү процедуралары нәтиҗәләре буенча, 2026 елның 1 гыйнварына кадәр башланган һәм бу датага тәмамланмаган, таныклыклар һәм хәбәрнамәләр урынына күчерелмәләр биреләчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев