Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә кемнәрне эшкә чакырырга ярамый?

Бәйрәмнәрдә хезмәткәрнең үз ризалыгыннан башка кемнәрне эшкә җәлеп итә алмыйлар-материалда укыгыз.

Яңа ел каникулларында татарстанлылар 12 көн ял итәчәк. Әмма кайбер хезмәткәрләр эшкә чакыру алырга мөмкин. Хезмәт законнары нигезендә, гражданнарның аерым категорияләре өчен ял көннәрендә хезмәткә җәлеп итү катгый чикләнгән.

Экспертлар хәбәр иткәнчә, эш бирүче бәйрәм көннәрендә йөкле хезмәткәрләрне һәм балигъ булмаганнарны хезмәткә чакырырга хокуклы түгел. Бу категорияләр өчен тыю абсолют булып тора һәм җитештерү ихтыяҗына бәйле түгел.

Хезмәткәрнең шәхси ризалыгыннан башка эшкә инвалидларны, өч яшьтән кечерәк балаларның ата-аналарын, күпбалалы ата-аналарны (кече балага 14 яшьтән кечерәк булса), 14 яшькә кадәр балалары булган ялгыз ата-аналарны, шулай ук авыру туганнарны караучы хезмәткәрләрне җәлеп итү тыела. Башка Категория хезмәткәрләр өчен бәйрәмнәрдә эшкә аларның язма ризалыгы һәм икеләтә күләмдә түләү белән генә җәлеп ителергә мөмкин.

Чыганк:КП- Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев