Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде

Яр Чаллыда “Төзүче” стадионы янындагы мәйданда быел соңгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән Яңа ел алды ярминкәләре узды.

Анда Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев булды, сәүдә рәтләрен карады. Ярминкәгә Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиевта килде. Аңа тукайлылар оештырган ярминкә бик ошады, ул әнисенә атап  Тукай районында пешерелгән тәмле ипи сатып алды. "Әни мондый ипине бик ярата. Бүген аны сөендерәм әле”, - диде хаким. Аннары ул күңеленә хуш килгән Бордыбаш авылында җитештерелгән сыер итен дә сатып алды. 


Ярминкәдәге товарларны районыбыз башлыгы бик яхшы, сыйфатлы, дип бәяләде. Фаил Камаев үзебездә җитештерелгән һәр авылхуҗалыгы продкукциясенең экологик чиста продукт булуын ассызыклады. 


 “Төзүче” стадионындагы ярминкәдә шәхси хуҗалыклардан да каз, үрдәк, бройлер тавыклары итләрен дә алып килгәннәр. Район фермерлары яшелчәләр,ит, сөт ризыкларын күпләп тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә тавыклар-280, казлар - 600, күркәләр - 350-380, үрдәкләр – 450, форель - 1200, сыер кабыргалары – 450 сум, ысланган каз-1000 сум, кәрәзле бал – 900, сыек бал - 1800, бер литр сөт - 110 сум тора иде.


Яңа ел алды ярминкәсенә халык күп килде. Ул бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте. Кешеләрнең йөзләрендә  бәйрәм шатлыгы балкыды. Халык Тукай районы хезмәтчәннәренә рәхмәтләр әйтте.

/Рөстәм Зәкиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев