Яңа Бүләк авылында «Кабак бәйрәме»н билгеләп үттеләр!
Хәтта сәхнәдә Фатих Хөснинең «Кабак»хикәясен җанландырдылар.
Башта «Нур» театры үзешчәннәре — Земфира Әхмәтҗанова, Алсу Ахунова һәм Минзилә Сәлахова сәхнәдә Фатих Хөснинең «Кабак»хикәясен җанландырдылар.
Аннары эстафетаны «Илһам» клубы ветераннары күтәреп алды: алар бер-берсенә кулинария серләре белән рәхәтләнеп уртаклаштылар һәм кабакның файдасы турында сөйләделәр. Кифая Вәлиева һәм Флүр Шакиров башкаруындагы матур җырлар бәйрәм рухын тутырды.
Кичәнең финалы Земфира Әхмәтҗанованың искиткеч ризыклары белән уртак чәй эчү булды.
Яңа Бүләк авылында күңел җылысы белән тулы очрашулар үткәрәләр. Ә сездә ничек?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев