Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогы мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесе һәм иҗади эшләр күргәзмәсе узды

Халык инструментларында уйнау номинациясендә-Гайсә Садриев, нәфис сүз номинациясендә- Хәния Батталова, эстрада җырын башкару номинациясендә – Айсылу Юмаголова җиңде.

Шулай ук авыл осталары үз куллары белән ясалган иҗади эшләр күргәзмәсе тамашачыларга бик ошады. Зур осталык белән бәйләнгән әйберләр: йон башмаклар, шәлләр, оекбашлар, таба тоткалары, чигеп ясалган картиналар, һәм сөлгеләр барысы да сокланырлык иде. Алмаз энәләр белән чигү техникасында башкарылган келәмнәр, фоамираннан эшләнгән брошкалар, бизәнү әйберләре, шулай ук милли киемле матур курчаклар күргәзмәне тагын да баеттылар.

Чыганак: https://vk.com/wall-216945025_69

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев