Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ямьле булсын өегез

Тәрәз саен яран гөл үсә...

Әле кайчан гына яран турында әбиләр гөле бит ул диләр иде. Бүген инде җырларда җырлана торган яран  иң матур, иң модалы бүлмә гөлләренең берсе. Ә инде үрмәлесе бөтенләй һушыңны алырдай гөл. Аның асылынып торган эре-эре чәчәкләре стеналарны рәссамнар ясаган картиналардан яхшырак бизи.

Хәзер яран гөлен күчереп утырта торган чак. Артык катлаулы тәрбия  сорамаган бу гөл файдалы да:яраннар үскән өйдә  чиста һава саклана, тын алу җиңеләя, аннан ясалган компресс белән элекке заманда томауны, колак сызлавын дәвалаганнар, аның яфрагын кулда изгәләп, бераз суын чыгарып, беләзек турына куеп, кан басымын көйләгәннәр. Яранны йокыны җайга сала, нерв киеренкелегеннән котылырга булыша диләр. Яран чәчәк аткан өйдә черки, чебен, көя күбәләкләре булмый, мондый йортны кара көчләр әйләнеп уза дигән ышану бар.

Күп һәм озак чәчәк атсын өчен яранны туклыклы матдәләргә бай булган йомшак туфракка утырталар. Моның өчен кәсле туфрак,черемә(яфрактан ясалган булса, бигрәк тә яхшы), торф һәм ком катнашмасы бик әйбәт. Тагын шунысы бар:чүлмәк зур булмаска тиеш. Ник дигәндә, тамырлары бөтен савытны тутыргач кына үсемлек чәчәк ата башлый. Яран әлләни зур тәрбия таләп итми. Аңа су бөркеп торырга да, суны күп сибәргә дә кирәкми. Шаулап чәчәк атып утырганда(марттан августка кадәрге чорда) ике атнага бер тапкыр калийлы ашлама белән тукландыралар.Гөлне март аенда сабагында ике яфрагы калырлык итеп кисәләр. Кисеп алынган ботакларны күчереп утырту өчен файдаланалар.Тамыр җибәрмәгән килеш кенә утыртканда,  ботакны (кыек итеп кисеп алырга кирәк) иң элек, черемәсен өчен, берничә сәгать дәвамында киптерәләр. Шуннан туфракка 5-7 сантиметр тирәнлеккә күмеп куялар һәм ботак туры торсын, аумасын өчен төбен яхшылап тыгызлыйлар.Ә инде ботакны тамыр җибәртеп утырту өчен аны үтә күренмәле булмаган сулы савытка куеп, берничә көн көтәргә кирәк.

 Гөл кечкенә савыттан зурысына күчереп утыртканны яратмый. Моны күп дигәндә ике елга бер тапкыр гына эшлиләр.Яранны күчермичә, өске катламын алыштырып кына торырга да була. Хәзер яран гөленең нинди төрләре, нинди төсләре генә юк! Бүген бу гөлләр чын мәгънәсендә теләсә кайсы йортның матур бизәге .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев