Иң яхшы участок вәкаләтлесен халык билгели
Быел җиденче мәртәбә «Халык участок вәкаләтлесе» дип аталган бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Иң яхшы участковыйлар Интернет аша тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Бәйге өч этапта үтә. Беренче тур 11-20 сентябрь көннәрендә уза. Анда республиканың авыл-шәһәрләрендә эшләүче иң яхшы участок вәкаләтлеләре өчен тавыш бирәләр. 7-16 октябрьдә, конкурсның икенче турында, Татарстан буенча иң...
Беренче һәм икенче этапларда тавыш бирү өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтына (16.мвд.рф) керергә һәм андагы баннерга басарга кирәк. Искә төшерәбез, тавыш биргәнче сез конкурсантның анкетасы белән таныша аласыз. Аның өчен сайттагы фотография өстенә басарга кирәк. Тавыш бирү өчен «Одноклассники», «ВКонтакте» яки «Фейсбук» социаль челтәренең берсендә теркәлгән булу кирәк.
Безнең районнан конкурста 5 полиция хезмәткәре катнаша
Полициянең өлкән участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Айрат Шаябтдинов - Шилнәбаш авыл җирлегенә, андагы «Тогаево», «Колосок», «Яблочко», «Турбина», «Ордиушка», «Лесное», «Энтузиасты» бакчачылык ширкәтләренә, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Ильфат» крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт күрсәтә. Эчке эшләр органнарында 2007 елдан, әлеге вазифада 2015 елдан.
Полициянең участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Айрат Мөхәммәтшин - Әҗмәкәй һәм Калмаш авыл җирлекләренә, алардагы «Транспортник», «Кузнечный», «Дружба», «Лазурный», «Зеленые горки», «Родник», «Чулман» бакчачылык ширкәтләренә хезмәт күрсәтә. Эчке эшләр органнарында 2001 елдан, әлеге вазифада 2002 елдан.
Полициянең өлкән участок вәкаләтлесе, полиция майоры Рафаэль Закиров - Биклән һәм Иштирәк авыл җирлекләренә, андагы «Бакчасарай» бакчачылык ширкәтенә, «Бигеш» халыкара аэропортына хезмәт күрсәтә. Эчке эшләр органнарында 1995 елдан, әлеге вазифада 2003 елдан.
Полициянең өлкән участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Илнур Сәлмәнов - Кнәз авыл җирлегенә, андагы «Тополя», «Лукоморье», «Урожай», «Алан» бакчачылык ширкәтләренә хезмәт күрсәтә. Эчке эшләр органнарында 2002 елдан, әлеге вазифада 2011 елдан.
Полициянең участок вәкаләтлесе, полиция лейтенанты Рамис Ишмакаев - Мусабай-Завод авыл җирлегенә, андагы «Риз-1» бакчачылык ширкәтенә хезмәт күрсәтә. Эчке эшләр органнарында 2006 елдан, әлеге вазифада 2014 елдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев