Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗасыз этләрне аулау буенча эшне көчәйтү мөһим

Авыл урамнарында йөрүче хуҗасыз этләр проблемасы җыеннарда да еш күтәрелде. «Бу бер Тукай районы проблемасы гына түгел, ил күләмендә хәл итәсе мәсьәлә. Хуҗасыз этләрнең кешеләргә ташлануы турындагы хәбәрләрне матбугат чараларыннан еш ишетәбез. Бәхетсезлек очрагы килеп чыккач соң була, районда авыл җирлекләренә һәм ветеринария хезмәтенә бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кирәк»,...

Авыл урамнарында йөрүче хуҗасыз этләр проблемасы җыеннарда да еш күтәрелде. «Бу бер Тукай районы проблемасы гына түгел, ил күләмендә хәл итәсе мәсьәлә. Хуҗасыз этләрнең кешеләргә ташлануы турындагы хәбәрләрне матбугат чараларыннан еш ишетәбез. Бәхетсезлек очрагы килеп чыккач соң була, районда авыл җирлекләренә һәм ветеринария хезмәтенә бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кирәк», - дип белдерде район башлыгы Васил Хаҗиев атналык киңәшмәдә.

Авыл җирлекләре башлыклары әйтүенчә, аларның бер өлеше этләрне юк итү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр белән эшли. Бер өлеше «Челныкоммунхоз» оешмасы белән килешү төзи. «Ләкин бу предприятиенең хезмәт күрсәтү бәяләре бик югары, бер этне юкка чыгару уртача 1200-1500 сумга төшә. Шулай да, авылның торышы безнең җаваплылыкта, төземичә булмый», - диләр җирлек башлыклары.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Әнсәр Әбделмәнов бу проблеманың оешманың даими контролендә булуын әйтә. «Хуҗасыз этләрне ауларга безнең хокукыбыз булмаса да, җирлекләрдә күпме эт, мәче, төлке булуы, күпмесенең юкка чыгарылуы, аучылык оешмалары белән күпме килешү төзелүе безнең контрольдә», - ди ул.

Этләрдән кала, авыл урамнарында төлкеләр дә очраштыргалый. Аларны юкка чыгарган кешегә исә ветеринария берләшмәсе аша 300 сум акча да бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев