Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер көне һәр җирлектә зурлап уздырылды

Кнәз авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 222 кеше киткән, аларның 88е генә кире әйләнеп кайткан. Хәтер көнен һәр авыл җирлегендә зурлап үткәрделәр, соңгы елларда «Хәтер шәме» акциясе уздыру да традициягә керде. Кнәздә бу чараны аерата зурлап уздырдылар. Башта сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Анда мәктәп, бакча һәм...

Кнәз авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 222 кеше киткән, аларның 88е генә кире әйләнеп кайткан. Хәтер көнен һәр авыл җирлегендә зурлап үткәрделәр, соңгы елларда «Хәтер шәме» акциясе уздыру да традициягә керде. Кнәздә бу чараны аерата зурлап уздырдылар. Башта сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Анда мәктәп, бакча һәм «Ватан» патриотик клубы әгъзалары катнашты. Килгән кунаклар барлык кнәзлеләргә үз сүзләрен әйтте. Мәктәп укучылары чарада катнашучыларга эчтәлекле концерт тәкъдим итте. Сергий атакай һәм Галимҗан хәзрәт әрвахлар рухына дога кылдылар. «Ватан» клубы әгъзалары, «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясенә кушылып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Соңыннан барлык катнашучылар солдат боткасыннан һәм чәйдән авыз итте, дип яза Тамара Тузеева.

Шилнәбаш авылында Хәтер көнендә үткәрелгән чарага зурлап тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары Рәйсә Гафурова, Тамара Коврежкина, Вера Шевченко, Анна Портнова чакырылды. Җирлектән фронтка китүчеләр саны 172 кеше, аларның 61е сугышта башын салган. Кичәдә сугыш елы балалары үзләренең ул вакытта нинди авырлыклар күреп үсүен, әниләренең ничек яшәвен сөйләделәр. Укытучылар Ираида Суханова, Надежда Атаманова һәм Ольга Хлопунова әниләренең хатирәләрен искә төшерделәр. Аннары «День Победы» җырын барлык катнашучылар бергәләп башкардылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Соңыннан балалар өчен сугыш темасына багышланган викторина, спорт ярышлары үткәрелде, дип хәбәр итә китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев